КазанФорум кысаларында БГӘ сессиясендә чит ил кунакларына һәм Татарстан Рәисенә кулъязма Коръән тәкъдим иттеләр

14 май 2026 ел 17:13
КазанФорум кысаларында БГӘ сессиясендә чит ил кунакларына һәм Татарстан Рәисенә кулъязма Коръән тәкъдим иттеләр

Бүген, зөлкагъдә аеның 27 нче көнендә (14 майда), “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында  «Әмирлекләр һәм Россия арасындагы диалог: мәдәният, толерантлык һәм дустанә яшәү» дигән түгәрәк өстәл узды. Аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең РФдәге Илчелеге оештырды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дин һәм толерантлык һәм илләр арасында гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Мәдәният министры шәех Салем Әл-Касими, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Шәех Зәйед мәчете үзәге башлыгы доктор Йосыф Әл-Гобәйдли, Мөхәммәт бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты ректоры доктор Хәлифә Әл-Дхарери, Татарстан Диния нәзарәтенең Казан кулъязма Коръәнен әзерләү комиссиясе җитәкчесе, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави һ.б. сәламләде. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Татарстан Мөфтие урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук Казанның "Ирек" мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә мәдәният, толерантлык һәм дустанә яшәүнең – кыйммәт кенә түгел, ә тотрыклы үсеш нигезе булуын да билгеләп үтте. Республика Рәисе Татарстан Россия һәм Әмирлекләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә актив катнашуын ассызыклады.

Ул Татарстанның күп халыклар һәм диннәр өчен туган йорт булуын хәбәр итте. Бүген республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши. Татарстан уңайлы урында – Евразия үзәгендә Урта Идел буенда урнашкан – бу Көнбатышка һәм Көнчыгышка хас сыйфатларны тупларга мөмкинлек биргән. Нәкъ менә монда 922 елда Идел буе Болгарстаны рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә әйдәп баручы диннәренең берсе буларак аякка басуында гаять зур роль уйный.

Рөстәм Миңнеханов традицион конфессияләрнең – ислам һәм православиенең социаль роле артуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, аларның абруе һәм актив позициясе бүген дини экстремизм таралуга җитди киртә булып тора. Республика Рәисе республикада Мөселманнар Диния нәзарәте уңышлы эшләвен билгеләп үтте: “Мөселман өммәтен татар дини традицияләре нигезендә берләштерүгә юнәлтелгән төп үсеш юнәлешләре билгеләнгән. Нәшрият-мәгърифәтчелек эшчәнлеге актив алып барыла. 2017 елдан Болгар ислам академиясе эшли”.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Диннәр арасында тынычлык – Татарстан Республикасы икътисадының мәдәни коды» темасына ясаган чыгышында Татарстанның уңышлы икътисади үсеше нигезен ислам дине һәм татарларның дустанә яшәве тәшкил итүе хакында сөйләде. Мөфти дустанә мөнәсәбәтләрнең гасырлар төпкеленә барып тоташуын билгеләп үтте:

–  Бу төп мәдәни кодны безгә Аллаһ салган: башта безне ике цивилизация чигендә һәм ике елга кушылган җиргә урнаштырган, аннары болгар бабаларыбызга ислам динен кабул итәргә насыйп кылган. Шуннан соң Идел буе Болгары транзит сәүдә үзәгенә әверелә, күршеләре белән мөнәсәбәтләрне үстерә башлый һәм бөтен Якын Көнчыгыш, Русь, Балтыйк буе һәм Төньяк Европа мәдәниятләре белән таныша... “

Камил хәзрәт республика җитәкчелегенең төптән уйланылган сәясәте һәм Татарстан Диния нәзарәте белән Митрополиянең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Татарстанда милли мәнфәгатьләрдә – тигезлек һәм халыкларның мәдәни күптөрлелеге саклануы турында сөйләде. Ике оешма да үзләренең рухи традицияләрен саклау юнәлешендә эшли һәм хакимият тарафыннан бертигез дәрәҗәдә хуплана.

Алга таба Татарстан Мөфтие катнашучыларны җәмгыятьнең рухи яктан нык булуы һәм диннәр арасындагы тынычлыкның икътисади үсешкә китерүенә ышандыру өчен икътисади тармаклардан мисаллар китерде. Ул республикада ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге ярдәмендә һәм шәригать күзәтчелегендә ислам финанслары һәм хәләл индустриясенең үсеш алуы турында сөйләде:

– Бүгенге көндә Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты сертификацияләү буенча дәүләт аккредитациясе алган бердәнбер орган булып тора. Ягъни Татарстан стандартлары дәүләт дәрәҗәсендә танылды. Безнең илдә генә түгел, дөньяның 23 илендә, шул исәптән Гарәп Әмирлекләрендә дә. Моннан тыш, Татарстан – Россиядә ислам финансларын үстерүдә иң зур үзәк. Бүгенге көнгә Нәзарәт 18 финанс оешмасы өчен 25 уникаль ислам продукты эшләде. Бу продуктлар белән без мөселман кулланучыларының асыл ихтыяҗларын капладык.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышын сессиядә катнашучыларның барысына да, Казанга килү һәм бүгенге очрашу истәлегенә, Казан кулъязма Коръәнен бүләк итүләре турындагы хәбәр белән тәмамлады.

Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәнен Казан хаттаты Артур Писаренко язды, дөньякүләм танылган галим – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, Дубай Хакименең (БГЭ) Коръән әзерләү буенча комиссиясе башлыгы шәех Мәъмүн әр-Рави җитәкчелегендә Казан дин галимнәре тарафыннан тикшерелде. Ул 2022 елда языла башлады, бу эш 3 ел дәвам итте, 1 ел тикшерүгә китте.

Казан Коръәне – эталон, чөнки ул хәзерге халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм аны язганда һиҗринең беренче гасырларына караган төрле 19 Коръән нөсхәсе, шулай ук Коръәннең дөрес язылышы буенча 11 чыганак кулланылган. Хәзерге замандагы башка Коръәннәр шундый 2 чыганакка гына таяна. Моннан тыш, Казан Коръәнен язганда төзүчеләр Ш. Мәрҗани һәм М. Бигиев хезмәтләренә таянган. Казан кулъязма Коръәне – уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы. Казан Коръәне битләрендәге бизәкләр Татарстан Республикасы байрагы төсләренә буялган, “сәҗдә” аятьләре Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәтелгән. Проект "Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы" статусы кысаларында гамәлгә ашырыла. 1917 елгы инкыйлабтан соң җуелган уникаль татар мөселман каллиграфик традицияләрен торгыза. Хәзерге дөньяда кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согдуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакыстанда бар.

Аннан соң Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәнен тәкъдим иттеләр. Дөньякүләм танылган галим – Дубай Хакименең (БГЭ) Коръән әзерләү буенча комиссиясе башлыгы, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави Нәзарәт проекты турында тәфсилләп сөйләде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы