КазанФорумда Мөфти А7 финтех-компаниясенең яңа продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды

15 май 2026 ел 10:11
КазанФорумда Мөфти А7 финтех-компаниясенең яңа продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды

“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ПСБның махсуслашкан компаниясе – А7 финтех-компаниясе эшләп чыгарган “Регулируемая Хавала” финанс продуктының шәригать таләпләренә туры килү турында сертификат тапшырды.

“Регулируемая Хавала” – әлеге продукт бизнес өчен.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан продуктның хуплануы турындагы фәтваны Мөфти кулыннан А7 компаниясе генераль директоры урынбасары Ирина Акопян алды. Тантанада шулай ук ПСБ рәисе урынбасары Дмитрий Макеев катнашты.

«Бер ел элек без ислам исәп-хисап счетларын эшләтеп җибәрдек – бу бүгенге адым өчен нигез булды. Ислам трансчик күчерүләре барыннан да элек кече бизнеска Азия, Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге партнерлары белән ислам хокукы нормалары кысаларыннан чыкмыйча исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер Россия икътисадында һәм сәнәгатендә экспорт һәм импортның яңа юнәлешләре барлыкка килә, һәм киләчәктә ислам продуктларына тышкы икътисадый эшчәнлек кысаларында ихтыяҗ зур булачак, шуңа күрә ПСБ планлы рәвештә ВЭД инфраструктурасын аның клиентларына уңайлы булсын өчен үстерә», – дип билгеләп үтте Дмитрий Макеев.

Дмитрий Макеев фикеренчә, Россиядә ислам финанс инструментларына ихтыяҗ арта бара: мөселман эшмәкәрләрнең күбесе бизнесны шәригать нормалары нигезендә алып барырга тели, ә чит ил контрагентлары Россия компанияләре белән сумнарда эшләргә әзер. Бу шартларда банк секторына мондый клиентларның ихтыяҗларына җавап бирә торган махсуслаштырылган продуктлар тәкъдим итү мөһим.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы