Бүген, зөлкагъдә аеның 28 нче көнендә (15 майда), Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр” дип аталды.
Утырышта югары дәрәҗәдәге рәсми затлар катнашты: алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ICESCO) генераль директоры Сәлим Әл-Мәлик, шулай ук Россия төбәкләре башлыклары, күренекле җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклеләре, Россиядән һәм чит илләрдән килгән дипломатик даирә һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре, ислам дөньясының танылган галимнәре, илебез һәм чит ил югары уку йортлары ректорлары, дин әһелләре бар. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш Мөфти, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин, Росссия мөселманнары Дини җыены Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл һ. б. бар.
Утырышны Мөфти Камил хәзрәт ачып җибәрде – ул Изге Коръән аятьләрен укыды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә һәм партнерлык элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр формалаштырылачак.
“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” халыкара икътисади форумы чаралары 17 майда Болгарда “Изге Болгар җыены” белән тәмамланачак. Анда катнашучыларны эчтәлекле программа көтә.













































