Казаннан татарстанлыларның беренче төркем хаҗилары юлга кузгалды

16 май 2026 ел 08:19
Казаннан татарстанлыларның беренче төркем хаҗилары юлга кузгалды

Бүген, 16нчы май иртәсендә, Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының беренче дүрт төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. Барлыгы 171 кеше изге җирләргә Нәзарәтнең “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы тарафыннан Казан – Мәдинә маршруты буенча “Стандарт” программасы белән юл тотты.

Изге җирләргә сәфәр чыгучыларга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, хаҗ кылуның фазыйләтләрен аңлатты һәм дога кылды.

Хаҗиларның беренче дүрт төркеме Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов, Чаллы шәһәре “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов, шулай ук Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкчелегендә хаҗ кылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Казаннан очып китүче “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗилары өчен барлык рейслар да турыдан-туры Мәдинәгә юнәләчәк. 2026нчы елда хаҗга республикабыздан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк.

Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әһелләре булган 200 кеше республика җитәкчелеге тарафыннан хаҗга җибәрелә.

Аларны сәфәр барышында хаҗ үтәүгә кагылышлы дини кагыйдәләрне, Согуд Гарәбстаны кануннарын һәм гарәп телен яхшы белгән тәҗрибәле төркем җитәкчеләре – хәзрәтләр озата йөриячәк.

Татарстан хаҗиларының 450 кешедән торган иң зур төркеме 17нче майда юлга чыгачак. Соңгы төркемнең очкычка утырып юлга кузгалуы – 20нче майда.

Барлык хаҗилар да хаҗ гамәлләрен үтәү буенча теоретик әзерлек узды. Юлда һәм хаҗ вакытында аларны Татарстаннан төрле белгечлекләргә ия 20 табиб озатып йөриячәк һәм тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтәчәк – алар Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән җибәрелә. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек дәвамында кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында эшләячәк. Татарстанның барлык хаҗиларына ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясалган.

Хаҗилар туган җирләренә 3нче июньдә кайта башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләреннән түбәндәгеләрне санап узарга мөмкин: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре, хаҗилар өчен комплект (хаҗиларга барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы