Мөфти Татар дин әһелләре форумы делегатларына Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте

16 май 2026 ел 13:36
Мөфти Татар дин әһелләре форумы делегатларына Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте

Бүген, зөлкагъда аеның 29 нчы көнендә (16 майда), Казанда «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Әлеге форум “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында узды һәм анда илебезнең 78 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунак килде. Форумда шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикалары, Запорожье, Липецк, Орлов өлкәләре имамнары да катнашты.

Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены, Мәскәү диния нәзарәте башлыгы, Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович һәм башка татар дин әһелләре катнашты. Пленар утырышны ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Чарага махсус кунак булып БМО Генераль сәркатибе урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча Югары вәкил Мигель Анхель Моратинос килде.

Татар өммәтен беренче булып Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышын татар шагыйре Габдулла Тукайның Коръәнгә мәхәббәтенә багышланган «Васыятем» шигыренә мөрәҗәгать итеп башлады һәм бу юлларны милләттәшләргә васыять дип атап, шагыйрь үрнәгенә иярергә өндәде. “Аның бу шигырендә “Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!” дигән юллар бар. Ягъни: “Күрегез, күңелем иман һәм Коръән белән тулган”. Татар халкы өчен Тукай – олы шәхес, димәк, аның бу сүзләрен милләтебезгә васыять итеп кабул итәргә була. Башкача әйткәндә, Тукай үзенең күңелен ничек Коръәнгә багышлаган, татарлар да Аллаһының Изге сүзләрен шулай яратырга тиеш”, – диде хәзрәт.

Ул шулай ук “Аллаһы Тәгалә Коръән сәбәпле кавемнәрне күтәрә, һәм калганнарының дәрәҗәсен төшерә” дигән хәдисне искә төшерде. "Шул сәбәпле Татарстан Диния Нәзарәте бүген Коръәнгә бихисап хезмәтләр куя. Хафизлар тәрбияли, Коръәнне әзерләп бастыра, аны тәрҗемә итә. Казан басмалары бүген халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, ә безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар», – диде Мөфти. Һәм Татарстан Мөфтиятенең утырышта катнашучыларга бүгенге очрашу истәлеге итеп Казан кулъязма Коръәнен бүләк итүен ассызыклап әйтте. Форумда катнашучылар шулай ук бүләккә яңартылган “Казан басмасы”н да алды.

Аннары Мөфти Бөтенроссия форумы делегатларына кулъязма мүсхәф турында сөйләде. Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза. «Проект өстендә Казан галимнәре: Нәзарәтнең каллиграф һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе эшләде. Мүсхәфнең хаттаты – татар егете Артур Писаренко, ул Россия ислам институтын тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәд нең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде", - диде ул.

Камил хәзрәт Казан кулъязма Коръәненең өстеклекләренә һәм аермалы үзенчәлекләренә тукталды. Казан кулъязма Коръәне – Россиянең яңа тарихында беренче. Ул 2022 елда языла башлады, бу эш 3 ел дәвам итте, 1 ел тикшерүгә китте.

Казан Коръәне – эталон, чөнки ул заманча халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм хиҗрәтнең беренче гасырларына караган 19 төрле мүсхәфкә таянып язылган. Төзүчеләр шулай ук Коръәнне язу буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иткән. Бүгенге башка мүсхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна. Моннан тыш, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Казан кулъязма Коръәне – уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы.

Казан Коръәне битләрендәге бизәкләр Татарстан Республикасы байрагы төсләренә буялган, “сәҗдә” аятьләре Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәтелгән.

Проект "Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы" статусы кысаларында гамәлгә ашырыла. 1917 елгы инкыйлабтан соң җуелган уникаль татар мөселман каллиграфик традицияләрен торгыза. Хәзерге дөньяда кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согдуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакыстанда бар.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне тәкъдим итү ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан кулъязма мүсхәфен булдыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Мөфти үз чыгышын чыгышын бер игълан белән тәмамлады. “Татарстан Диния Нәзарәте татар дини-илаһият мирасын саклау һәм өйрәнү максатында 2013 елда “Даруль-кутуб” электрон китапханәсен эшләтеп җибәргән иде. Анда татар дин галимнәренең 1918 елга кадәр бастырылган китаплары цифрлаштырып куела. Хәзерге вакытта фондта – 2200 иске китап. Күптән түгел китапханәгә өстәмә керттек – анда галимнәребезнең инкыйлабка кадәрге матбугатта чыккан мәкаләләре дә урын алды. Бу – 13 меңнән артык язма. Теләгән һәркем аларны сайтка кереп бушлай укый һәм күчерә ала. Китапханәгә рәхим итегез, кулланыгыз. Татар дини мирасы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баручы хәзрәтләргә, диссертацияләр язу өчен, анда бик күп материал бар”, – диде хәзрәт.

Татарстан Мөфтие чыгышы ахырында барысына да “Әлү Гыймран” сүрәсенең  “Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз” дигән 103 нче аятен искә төшерде. Ул Аллаһның шушы сүзләренә иярергә чакырды, ислам – милләтебезнең рухи нигезе, ә иман татарларның мәңгелек юлдашчысы булуын әйтте. Камил хәзрәтнең бу чакыруы башка Мөфтиләрнең чыгышларында да чагылыш тапты. Мәсәлән, Россиянең Баш Мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: “Расүл әкрам ﷺ Кыямәт көне алдыннан Коръән дә, хәрефләре югалыр дигән иде, кисәтеп куйган иде. Бүгенге көндә Коръән машиналарда гына басылмый, яңадан кул белән язу да башланды. Бу мөселманнар иман ныклыгына ирешер дигән өмет уята”, – диде ул.

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов та үз чыгышын мөселманнарның берләшүенә һәм бер-берсенә ярдәм итүенә багышлады. Ул шулай ук Камил хәзрәткә Татарстаннан читтәге мөселман мәхәлләләрен дини әдәбият тәэмин итүдә белән ярдәм иткәне рәхмәт әйтте.

БМО Генераль сәркатибе урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча Югары вәкил Мигель Анхель Моратинос форумга чакырулары өчен рәхмәт әйтте һәм: «Россиядә Ислам киң таралган, миллионлаган кеше дин тота. Тулаем алганда, Россия территориясендә төрле халык һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Кызганыч, мондый бердәмлек барлык илләрдә дә күзәтелми», – диде.

Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, татар халкы үсешенә зур өлеш керткән залда утыручы һәркемгә рәхмәт әйтте. Ул глобальләшү чорында бу юнәлештә имамнар һәм мәчетләр аша уңай һәм нәтиҗәле эш алып барылуын ассызыклады. Рәис шулай ук татар дин әһелләре форумы кебек чараларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки алар фикер алышырга, барысын да борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

 Форум бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге хезмәткәре, РИИ һәм КИУның уку бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы