Бүген, зөлкагъдә аеның 30 нчы көнендә (17 майда), Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында (Казан, 12–17 май) үтте.
Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты.
Гадәттәгечә, “Изге Болгар җыены”ның төп вакыйгасы булып Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торды. “Тәүбә” җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлады. Бу чара ел саен “Изге Болгар җыены” программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып, бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.
“Тәүбә” чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашты.
“Тәүбә” чарасыннан соң Истәлек билгесе каршындагы мәйданда Изге Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасы узды. Биредә җыелган халыкка Татарстан Рәисе, "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Әбү-Бәкер Шабанович үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов, Болгар җирендә мөселманнарны сәламләп, башкалада бик күп вакыйгалар - федераль дәрәҗәдәге "Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум" халыкара икътисади форумы, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышы узуын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул шушы вакыйгалар кысаларында төп чара дип "Изге Болгар җыены"н атады.
Татарстан Рәисе, җыенның чишмә башында хөрмәтле Тәлгать хәзрәтнең (Таҗетдин) торуын ассызыклап үтеп, аңа рәхмәт әйтте. Ул шулай ук, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәтләр белдереп, аның сәламнәрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. "Алар һәрвакыт безнең белән, без бергә. Динебез - ислам, әлбәттә, без олы буынның гореф-гадәтләрен белергә тиеш", - дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә җыелган халыкка пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ "Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмас" дигән хәдисен һәм Коръәннән "Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен. Әгәр нигъмәтләргә көферлек кылсагыз, газабым бик каты булачак" дигән аятьне китерде. "Димәк, нигъмәтләребезнең дәвамлы булуын телибез икән, шөкер кылырга тиеш булабыз", - диде
Мөфти татар халкының ислам өлкәсендә элгәре һәм бүгенге казанышларын, шул исәптән, татар дин галимнәрен, аларның хезмәтләрен, Коръәнне өйрәнү һәм бастыру тралицияләрен, ислам мәгарифе, инфраструктураны, Рәис Рөстәм Миңнехановның дин өчен куйган тырышлыкларын искә алды. "Бу нигъмәтләр өчен Аллаһыга шөкер итәргә, Рәисебезгә һәм аның командасына рәхмәт әйтергә кирәк", - диде Камил хәзрәт һәм, шөкер кылу йөзеннән, бар халыкны җәмәгать белән Хан мәчетендә намаз укырга чакырды.
Җәмәгать белән намаз уку "Изге Болгар җыены"ның кульминацион өлеше булды. Аны да Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды.
Намаздан соң дин кардәшләребез динебез һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылды.
Тарихи Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар да эшләде: биредә ислам һәм болгарларда ислам үсеше тарихына багышланган вәгазьләр һәм лекцияләр укылды. Яулык, чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз дәресләре үткәрелде.
“Изге Болгар җыены” Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.

























