ТР Иҗтимагый палатасында Нәзарәтнең “Хозур” медиахолдингы тәҗрибәсе турында сөйләделәр

18 май 2026 ел 15:52
ТР Иҗтимагый палатасында Нәзарәтнең “Хозур” медиахолдингы тәҗрибәсе турында сөйләделәр

Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Халыкара социаль хезмәт тәҗрибәсе: рухи шәфкатьлелек нигезләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.

Җыелышта галимнәр, мөселман һәм православие дин әһелләре, башкарма хакимият органнары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Экспертлар арасында шулай ук Татарстан Мөфтие урынбасарлары да бар иде: мәгълүмати сәясәт буенча – Ришат хәзрәт Хәмидуллин, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Ришат хәзрәт түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Камил хәзрәт исеменнән сәламләде һәм социаль хезмәтне үстерүдә мәгълүмати киңлекнең роле, үзе җитәкләгән “Хозур” медиахолдингы эшчәнлеге, “Хозур ТВ” телеканалы тәҗрибәсе турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл барышында шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясенең социаль якланмаган гражданнарга ярдәм итү буенча хезмәттәшлеге хакында фикер алыштылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы