Бүген Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе Мөфтие, Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Фәрит хәзрәт Казанга Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Татар дин әһелләре форумы чараларында катнашу өчен килгән. Очрашу барышында мөфтиләр үзләре җитәкләгән дини оешмаларның соңгы казанышлары, ислам мәгарифе, “Изге Болгар җыены” чарасы нәтиҗәләре, шулай ук Казан кулъязма Коръәне хакында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакка Иваново мөселман җәмгыяте өчен Казан кулъязма Коръәнен тапшырды.
Камил хәзрәт Иваново өлкәсе Мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты
18 май 2026 ел 15:54
Соңгы яңалыклар
Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
24 июнь 2026 ел 09:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



