Казанда патриотизмны ныгытуда мөселман яшьләренең роленә багышланган IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак

19 май 2026 ел 09:05
Казанда патриотизмны ныгытуда мөселман яшьләренең роленә багышланган IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак

2026нчы елның 21нче маенда Татарстан Республикасы башкаласында “Бердәмлекне саклауда һәм патриотизмны ныгытуда хәзерге Россия мөселман яшьләренең роле” дип исемләнгән IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чараны Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Россия ислам институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Конференциядә мөселман белем бирү оешмалары студентлары, шул исәптән Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе һәм Татарстан мәдрәсәләре катнашачак. Шулай ук Казан федераль университеты, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Төмән дәүләт университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, шулай ук Татарстан һәм Казахстан мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак. Конференция студентларны, мәктәп укучыларын һәм яшь галимнәрне рухи-әхлакый тәрбия, милләтара татулык, яшьләрнең хәзерге Россия җәмгыятендә традицион кыйммәтләрен һәм ролен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен берләштерәчәк.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов; Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фондының төбәк программаларын җайга салу һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Алексей Петров; Болгар ислам академиясенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча багланышларны җайга салу бүлеге башлыгы Рүзәл Кәримов; ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Илшат Мөхәммәтзарипов чыгыш ясаячак.

Конференция барышында түбәндәге секцияләр оештыру күздә тотыла: “Россиядә Ислам теологиясе: тарих һәм хәзерге заман”; “Яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем бирү”; “Туган тел һәм әдәбият”; “Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр”; “Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама торышы: аны өйрәнү, үсеше, мөмкинлекләр”.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз.

Конференция 2026нчы елның 21нче маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Газовая ур., 19нчы йорт. Башлана сәг. 9.00-дә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү өчен телефон: +79274166010 (Илдар Таҗиев).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы