Бүген, 19 майда, Казанда “Император Николай II һәм Ислам дөньясы белән диалог” фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны Казан епархиясе оештырды.
Конференция эшендә тарихчылар, философлар, җәмәгать эшлеклеләре, Казан епархиясе руханилары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин чарада катнашучыларны Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул Николай II дәверендә Россиядә ислам үсешенә йогынты ясаган мөһим вакыйгалар: императорның 1905 елның 17 апрелендә чыккан указы, Дәүләт Думасында мөселманнарның роле, мөселман мәгарифе һәм нәшрият эшчәнлеге үсеше, ислам дөньясы белән халыкара мөнәсәбәтләр һ. б. турында сөйләде. Урынбасар: “Безнең ил тарихи яктан төрле халыклар, мәдәниятләр һәм диннәрнең бер-берсе белән багланышлары җирлеге буларак үсте. Россия православие, ислам һәм башка традицион диннәрнең дус-тату яшәве буенча уникаль тәҗрибә туплады. Бүген бу тәҗрибә тынычлыкны саклау, бер-береңне хөрмәт итү һәм җәмгыятьтәге дустанә мөнәсәбәтләр өчен аеруча мөһим”, – дип билгеләп үтте.
Ришат хәзрәт үзенең чыгышын Коръәннән “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек” дигән аять белән тәмамлады.




