Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (20 маенда), Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының соңгы алты төркеме олы сәфәргә кузгалды. Барлыгы 300 кеше изге җирләргә Казан – Мәдинә маршруты белән Нәзарәтнең “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторының “Комфорт” һәм “Стандарт” программалары белән юл тотты. Төркемнәрне тәҗрибәле җитәкчеләр – гарәп телен, хаҗ йолаларын һәм Согуд Гарәбстаны законнарын яхшы белгән хәзрәтләр озата бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗилары өчен Казаннан китүче барлык рейслар да турыдан-туры Мәдинәгә юнәләчәк. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. Шул исәптән, республика җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 кешене хаҗга җибәрде. Моннан тыш, Казаннан Татарстан хаҗиларына юлда һәм хаҗ вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле белгечлекләргә ия 20 табиб җибәрелде. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында тәүлек буе эшләячәк. Татарстанның барлык хаҗиларына ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясалган.
Хаҗилар туган җирләренә 3 июньдә кайта башлый.
“ДУМ РТ Хаҗ” операторы Татарстанда рәсми хаҗ операторы булып тора. Аның өстенлекләреннән түбәндәгеләрне санап узарга мөмкин: медицина ягыннан тәэмин ителеш, тәҗрибәле төркем җитәкчеләре, документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.












