Нәзарәт финанс оешмалары продуктларын сертификацияләү өчен ислам финанслары буенча Шәригать комитеты оештырачак

21 май 2026 ел 09:38
Нәзарәт финанс оешмалары продуктларын сертификацияләү өчен ислам финанслары буенча Шәригать комитеты оештырачак

Нәзарәтнең Президиум, казыйлар һәм имам-мөхтәсибләрдән торган Пленумы Голамәләр шурасы каршында ислам финанслары буенча Шәригать комитеты оештыру турында карар кабул итте. Комитет хәләл базарындагы шикелле сертификацияләү органнары тибында ислам финанс продуктларын сертификацияләү һәм финанс институтлары – Россиянең ислам финанслары базарында катнашучыларга шәригать аудиты уздыру өчен эксперт органы буларак төзелә. Комитетның төп функцияләре шушылар булачак:
- финанс продуктларына һәм клиентлар белән төзелгән шартнамәләргә шәригать экспертизасы ясау, аларның ислам принципларына туры килүе турында фәтвалар (шәригать бәяләмәләре) чыгару; 
- ислам финанс продуктларын эшләп чыгару; 
- финанс оешмалары эшчәнлегенә бәйсез шәригать аудиты уздыру һ. б.

Комитет үз эшчәнлегендә ислам финанслары өлкәсендә әйдәп баручы халыкара оешма - AAOIFI стандартларына йөз тотачак. 

Комитетны төзү турындагы карар халыкара тәҗрибәгә нигезләнгән: ислам финанс продуктларын сертификацияләү һәм күзәтчелек итү буенча шундый ук модельләр Малайзиядә, Бәхрәйндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегендә гамәлдә.

Комитетны оештыру ислам финанс продуктларына ышанычны арттырачак, аларның бердәм стандартларын эшләргә мөмкинлек бирәчәк, Татарстанны Россиядә ислам икътисадының әйдәп баручы үзәге буларак тагын да ныгытачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы