Нәзарәт яңа финанс продуктын – Энергобанкның “Физик затлар өчен ислам счеты”н хуплады

22 май 2026 ел 13:53
Нәзарәт яңа финанс продуктын – Энергобанкның “Физик затлар өчен ислам счеты”н хуплады

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 5 нче көнендә (22 майда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Энергобанк"ның Күзәтчелек Советы рәисе Булат Хәйруллин һәм банкның Идарә рәисе киңәшчесе Камил Тагиев белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм ислам финанслары буенча эксперт Әхмәт хәзрәт Әбүяхъя катнашты. Очрашу яңа финанс продуктын – Энергобанкның “Физик затлар өчен ислам счеты”н гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланды. Камил хәзрәт Булат Хәйруллинга Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасыннан  әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турында карарын тапшырды.

Яңа финанс продукты Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан эшләнде һәм расланды. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп Голәмәләр шурасының гыйльми секретаре Булат хәзрәт Мөбарәков билгеләнде.

"Физик затлар өчен ислам счеты" – "Энергобанк"ның ислам банкингы юнәлешендәге беренче продукты. Банк агымдагы елның февралендә партнерлык финанславы буенча экспериментка кушылды һәм шәригать кануннарына туры килгән банк продуктлары эшли башлады. Моның өчен банкта партнерлык финанславы буенча бүлек төзелде. Ул барлык продуктларны Нәзарәтнең ислам финанслары буенча экспертлары белән берлектә эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы