Бүген, зөлхиҗҗә аеның 5 нче көнендә (22 майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкның яңа финанс продукты – «Ислам счеты»ның шәригать таләпләренә туры килүе турында сертификат тапшырды. Документны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан Ислам банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков алды. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты.
Яңа финанс продукты Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан эшләнде һәм расланды. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп Голәмәләр шурасы әгъзасы Идрис хәзрәт Киёмов билгеләнде.
«Ислам счеты» исәп-хисап һәм касса операцияләре башкару, акча туплау һәм саклау өчен каралган. Аны ачу һәм хезмәт күрсәтү – түләүсез.
Клиентларның акчалары банкның башка акчаларыннан аерым исәпкә алына, процентлы кредитлар бирү өчен файдаланылмый һәм шәригать хупламаган өлкәләргә инвестицияләнми.
«Ислам счеты» – Ак Барс банкының партнерлык финанслары юнәлешендәге 18 нче продукты. Моннан тыш, физик затлар өчен – 5 һәм эшкуарлар өчен 12 продукт гамәлдә.










