Чын йөрәктән Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Ата-бабаларның васыятьләренә һәм күпгасырлык гореф-гадәтләренә ияреп, сез исламның чишмә башына һәм кыйммәтләренә кайтаручы шушы борынгы бәйрәмне билгеләп үтәсез. Ул игелеккә һәм гаделлеккә, миһербанлыкка һәм тәкъвалыкка, тирәдәге кешеләргә карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәткә юнәлтә.
Әйтергә кирәк, мөселман оешмалары илнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша һәм хезмәт итә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь буында ватанпәрвәрлекне тәрбияләүгә, халык өчен әһәмиятле мәгариф һәм хәйрия башлангычларын тормышка ашыруга зур игътибар бирә. Һәм, әлбәттә, Ватанны саклаучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү буенча бик кирәкле сезнең эшчәнлек тә тирән рәхмәткә лаеклы.
Сезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим.
Россия Президенты В.В.Путин.




