Корбан бәйрәменә Татарстан сугышчыларына Диния нәзарәтеннән бүләк итеп “Нива” машинасы җибәрелде

26 май 2026 ел 13:10
Корбан бәйрәменә Татарстан сугышчыларына Диния нәзарәтеннән бүләк итеп “Нива” машинасы җибәрелде

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды республикабыздан мобилизацияләнгән сугышчыларга кыйммәтле гуманитар йөк – “Нива” машинасы җибәрде. Төрле дәрәҗәдәге юлларда йөрү өчен исәпләнгән үзебезнең ил машинасы хәрбиләргә азык-төлек һәм дарулар тапшырырга, шулай ук төрле бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк.

Машина ачкычларын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Батыр” батальонында хезмәт итүче Диния Нәзарәтенең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаевка тапшырды. Автомобиль тиешле урынга барып җитте һәм сугышчыларга бәйрәмгә бүләкләр, шулай ук китаплар һәм догалыклар алып килде. Моннан тыш, Мөхәммәд хәзрәт батырларга мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар язып җибәргән хатларны тапшырды. Аларда балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерә, үз тормышлары турында сөйли һәм Ватанны саклаучыларга рәхмәтләрен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы