Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә МХО-дагы сугышчылар, республика Рәисе, өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кылды

26 май 2026 ел 14:28
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә МХО-дагы сугышчылар, республика Рәисе, өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кылды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә (26 май), Гарәфә көне билгеләп үтелә. Хаҗ вакытында Гарәфә үзәнлегендә тору изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килеп җитте һәм көне буе монда дога кыла. “ДУМ РТ Хаҗ” операторы хаҗилары, гадәттәгечә, биредә өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кыла. Алар Аллаһтан махсус хәрби операция кырларындагы сугышчыларны яклавын, аларның гаиләләренә исән-имин кайтуларын һәм тиз арада дошманны җиңүләрен, Россиянең чәчәк атуын һәм илне саклап һәлак булучыларга рәхмәт сорап дога кылды.

Хаҗилар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен аерым дога кылды: мөселманнар ихластан аның ислам динен куәтләүдәге, республиканы үстерүдәге һәм җәмгыятьтә төрле милләтләр арасында татулыкны саклауга юнәлтелгән изге эшләрендә һәм башлангычларында – Аллаһтан ярдәм, шулай ук 200 татарстанлы – махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен хаҗ оештыруда тырышлыгы һәм ярдәме өчен әҗер-савап сорады.

Мөселманнар дога кылганда шулай ук мөселман өммәтендә тынычлык урнашуын һәм дин кардәшләребезнең газаплары бетүен ялварды.

Гарәфә көне тәмамланганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баеганда, хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә ачык һавада төн үткәрергә китәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә таш ыргыту йолаларын дәвам иттерү өчен, әйләнеп кайтачак, алар ташны бары тик җәмәрат әл-гакабәгә генә ыргытачак.

Татарстан хаҗиларын хаҗның башыннан ахырына кадәр республика җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән төрле белгечлектәге 20 табиб озатып йөри.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы