Бүген мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртә таңнан бәйрәм чаралары башланды.
Татарстанның төп бәйрәм тантанасы яңартылган Мәрҗани мәчетендә узды. Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин һәм татар җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Гаетне туры эфирда “ТНВ Татарстан” һәм “ТНВ Планета” аша карау мөмкинлеге тудырылды.
Гает сәг. 2.45-дә татар Коръән-хафизы Мөхәммәд Сәйфетдинов тарафыннан Коръән уку белән башланып китте. Ул Коръәннең икенче җүзен – “Әл-Бәкара” сүрәсен укыды. Хафизга хәзерге вакытта 13 яшь, ул 8 яшьтән Казанның Апанай мәчете каршындагы курсларга йөреп Коръән укырга өйрәнә башлый һәм 5 ел эчендә Изге Китапны тулысынча ятлап чыга. Аның остазы – Неккадам хәзрәт Фәйзуллаев.
Гает уңаеннан ТР Милли музее “Мәрҗани” мәчете мәхәлләсенә кыйммәтле бүләк ясады: гает башланыр алдыннан Мөфти Камил хәзрәткә фондның кыйммәтле ядкаре – Мәрҗанинең хөтбә таягы тапшырылды. Уникаль экспонат вакытлыча, Мөфти аны кулында тотып гает вәгазен укысын өчен тапшырылды һәм музейга кире кайтарылды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Мәрҗани” мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Дини җыены һәм Россия сәнгать академиясе тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган Бөтенроссия пленэры күргәзмәсе эшләде.
Вәгазьне башлар алдыннан Камил хәзрәт ил Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гает уңаеннан тәбрикләү сүзләрен укып узды. Аннары хәзрәт вәгазе башында Корбан гаетенең әһәмиятен, миллионлаган мөселманнар өчен хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белгертеп, махсус хәрби операция зонасында хезмәттә булган, Ватаныбыз сагында торган батырларны да шушы изге бәйрәм мизгелләрендә искә алды, алар өчен дә корбаннар чалдырып, корбан ашлары уздырып кайту нияте барлыгын искәртте.
Алга таба Мөфти Камил хәзрәт хәзерге чорның көн кадагындагы мәсьәләгә, күңелне тетрәткән сорауга – мөселман илләрендәге таркаулык һәм сугышларның сәбәпләрен, Якын Көнчыгышның ни өчен кайнар ноктага әверелүен аңлатуга күчте: “Әгәр кемдер Гарәп ярымутравына төпсез нефть коесы итеп кенә карый икән, ул нык ялгыша. Якын Көнчыгыш – ул Җир шарының үзәге, кешелек дөньясы яратылган җир, Аллаһының бөтен пәйгамбәрләре, Изге Китаплары, өч дине җибәрелгән җир… Дәҗҗал дә шунда киләчәк, Гайсә галәйһисәлам дә шунда кайтачак. Аңлаган кешеләр аңлый: дошманга нефть кына түгел, ә кешеләрнең җаннары һәм рухлары кирәк! Дәҗҗал кешелек тарихында иң зур фетнә чыгарачак, һәм күп халык, ялганны хактан аера алмыйча, аңа ияреп, Кыямәт көнендә харап булачак. Шул исәптән мөселманнар да! Алар арасында да Дәҗҗалны танымаучылар булачак. Ни өчен? Чөнки иман зәгыйфьләнә, гыйлем китә. Бу фетнә шулкадәрде көчле булачак, хәтта галимнәр аңардан куркып: “Раббым, безне аны күрүдән сакла”, – дип дога кыла. Бу һәлакәт адашудан булачак. Һәм аннан бер генә котылу чарасы бар. Нәрсә ул?”. Мөфти үзенең вәгазендә шушы сорауга җавап бирде. Ул Пәйгамбәребезнең ﷺ Гарәфә үзәнлегендә сөйләгән соңгы хушлашу вәгазеннән өзек китерде: “Мин сезгә Аллаһның Китабын калдырам. Аңа ныклап ябышып тотынсагыз, мин киткәч, миннән башка да юлдан язмассыз”. Вәгазь барышында кызыл җеп булып өммәтебезнең Коръәнгә ныклап ябышу кирәклегенә басым ясап, безне ике дөньяда да һәлакәттән бары Коръән коткара ала дип билгеләп үтелде.
Өммәтнең хәзерге хәлен Камил хәзрәт Рәсүлебез ﷺ заманында Мәдинәдә яшәгән Әүс һәм Хәзрәҗ дигән ике кабилә мисалында да ачып салды. Алар җаһилияттә кан дошманнар булып яшәгән, Коръәнгә иман китергәч, бер-берсен кардәш итеп күрә башлыйлар. Ләкин берзаман бер кяфернең коткысына бирелеп, кабат кара-каршы корал күтәреп сугышка чыга. Шулчакта Мөхәммәдкә ﷺ алар турында аять иңә. Ул “Әлү Гыймран” сүрәсенең 103нче аяте була: “Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз”. Шушы тарих күзлегеннән чыгып, Мөфти бүгенге вәзгыятьне сурәтли һәм төп нәтиҗә чыгара – гыйлемсезлек һәм Коръәнне белмәү вәсвәсәгә китерә:
– Халык, Аллаһының Китабын һәм Хак сүзләрен онытып, акны карадан аера белми башлады, кем матуррак сөйли, шуның артыннан иярә. Аллаһының матур сүзләрен тыңламыйча, намуссыз кешеләрнең матур сүзләренә ышана! Нәтиҗәдә фетнәләр чыга, җәмгыятьләр коткыга бирелә, ялган мәгълүмат тарала, халыклар таркала һәм үз башлыкларын дошманга сата, дәүләтләр бөлгенлеккә төшә. Күпме мөселман илләренә матур шигарьгә “төрелгән” бомбалар ташланды?! Болганчык һәм буталчык заманда хакны ялганнан аеру бик кыен, ә фетнә чыгару һәм пычрак тарату бик җиңел. Бер мизгел җитә! Алдау һәм кеше котырту өчен бүген бар да бар: мессенджерлар, социаль челтәрләр, ясалма фәһем... Бүген бер төрле язалар, иртәгә (кемгәдер шулай кирәк булса) – баштан аякка әйләндереп сөйли башлыйлар. Коръән генә – мәңгелек. Бер генә хәрефе һәм өтере үзгәрмәгән, бер генә хатасы булмаган, кешелек тарихында бердәнбер камил Китап ул. Аллаһ Үзенең Китабын 1394 ел элек иңдереп бетерде. Бу вакыт эчендә кешелек үз башыннан ни генә кичермәде, дәүләтләр барлыкка килде һәм үлде, халыклар юкка чыкты, хакимнәр һәм заманнар үзгәрде... Ә Коръән, Аллаһ вәгъдә иткәнчә, бернигә карамыйча үзгәрмәде. Дөньяны һәм сәясәтне дә аңлыйсыгыз килсә, кешелекнең чын тарихын беләсегез, фәннәрне өйрәнәсегез, дөреслекне беләсегез килсә, Коръән укыгыз һәм мәгънәсенә төшенегез. Ул бөтен сорауларга да җавап бирә. Бу дөньяда аңа тиң бер генә китап һәм гыйлем дә юк.
Алга таба вәгазьдә Коръәннең мәңгелек, бердәнбер камил һәм хатасыз Китап булуы төшендерелде. Сүрәләр мисалында, Коръәндәге математик могзиҗалар, Коръәннең башка фәннәр белән бәйләнеше аңлатылды, Коръән укуның фазыйләтләренә, уку-өйрәнү өчен бирелә торган савапларга аерым игътибар юнәлтелде. Социаль челтәрләр утыру, репост һәм лайклар бернигә дә тормавын искәртеп, бары Коръәннең, Коръән укучыларның Кыямәт көнендә безнең өчен шәфәгать кылучы булуы җиткерелде, әлеге сүзләрне җөпләп хәдисләр китерелде. Аннары татарларның Коръәнгә хезмәт итүче халык булуы, элек-электән һәм хәзер дә милләтебез үзенең яшәү мәгънәсен Коръәнне саклау, өйрәтү һәм өйрәнүдә күрүе билгеләп үтелде. Мөфти шулай ук 2015нче елдан бирле Болгарда һәм “Кол Шәриф”тә Коръән бертуктаусыз хәтем кылыну турында кызыклы мәгълүмат җиткерде: бүген, Корбан гаете көнендә Болгардагы хәтемгә 4 000 көн тулды. Бер генә көнгә дә тынмыйча, безнең хафизлар бер-берсен алыштырып, бертуктасыз Коръән укыйлар. Татарстанда хәтемнең әһәмиятен Мөфти хәдис китереп аңлатты: “Аллаһы Тәгалә Коръән сәбәпле кавемнәрне күтәрә, һәм калганнарының дәрәҗәсен төшерә” (Сахих Мөслим, 817).
– Кешеләрне җаһиллектән Коръән арындырды, Кыямәттә дә аларны Коръән генә коткарыр. Бу һәртөрле җәмгыятькә һәм милләткә кагыла. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителгәннән соң нинди үсеш китә! Хәзер дә иман милләтебезне алга этәрә һәм киләчәктә дә үстерәчәк кенә. Татарларны бетүдән шул гына коткара ала. Коръән – милләтебезнең рухи нигезе. Шуңа күрә “Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз” дигән аять татар халкының кан тамырларында агарга тиеш”, – дип нәтиҗә ясады Мөфти Камил хәзрәт. Ул таркаулыкның татар милләтен тарихта күп ялгышларга китергәнгә игътибар итте. “Таркаулык бүген өммәтебезгә дә хас. Һәм күрегез мөселман илләре бүген нинди хәлдә һәм нинди басым астында. Чөнки азатлык байлыкка карап кына бирелми. Халыкны богауларга мөмкиннәр, ләкин аның рухы һәм иманы нык булса, аны сындырып булмый. Милләт байлыгын югалтырга мөмкин, ләкин рухын һәм иманын җуйса гына, ул колга әйләнә. Коллыктан һәм сазлыктан, шушы тирән баздан чыгу өчен, аркан кирәк. Ул аркан – Коръән. Аңа ике куллап һәм йөрәк белән ябышсак кына, Аллаһның яраткан халкы булырбыз. Коръәннән соң кешелеккә башка Изге Китап иңмиячәк. Аллаһ безгә әйтәсе Сүзләрен әйтеп бетергән инде. Алда безне Кыямәт кенә көтә. Без – ахыр заман чорында яшибез. Аның билгеләре – күз алдында. Коръәнгә таяныйк”, – дип сүзен йомгаклады хәзрәт.
Вәгазь тәмам булганнан соң, иртәнге сәг. 03.45-тә мөселманнар Камил хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Кәлам шәриф аятьләре укылды һәм “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы, Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды. Аннары мөселманнар бәйрәм коймагы белән авыз итү өчен өйләренә, гаиләләренә, туган-тумачаларын, якыннарын бәйрәм белән котларга ашыкты.














































