Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды.
2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 кешене хаҗга җибәрде. Моннан тыш, Казаннан Татарстан хаҗиларына юлда һәм хаҗ вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле белгечлекләргә ия 20 табиб җибәрелде. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителде.
“ДУМ РТ Хаҗ” операторы Татарстанда рәсми хаҗ операторы булып тора. Аның өстенлекләреннән түбәндәгеләрне санап узарга мөмкин: медицина ягыннан тәэмин ителеш, тәҗрибәле төркем җитәкчеләре, документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.




