“Мөхәммәдия”нең кичке бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

11 июнь 2026 ел 14:26
“Мөхәммәдия”нең кичке бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 25 нче көнендә (11 июньдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, урта һөнәри дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган шәкертләргә дипломнарны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казанның  баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тапшырды. Ул шулай ук чыгарылыш укучыларын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

Барлыгы 126 шәкерт, шәригать фәннәрен үзләштереп, дини хезмәткә әзер булуын белдерде. Ир-атларга –  “Имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре укытучысы” квалификациясе бирелде. Остазлар яңа һөнәргә ия булган белгечләрне киләчәк хезмәт юлында уңышлар теләп озатып калды.

Тантанада диплом алган белгечләр остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен 200 дән артык кеше: көндезге бүлекне – 15, кичке бүлекне – 126, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

Тулаем алганда, 2025-2026 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптән, 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 1000 нән артык шәкерт тәмамлар дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы