Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте

19 июнь 2026 ел 11:47
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте

Бүген, мөхәррам аеның 4 нче көнендә (19 июнь), изге җомга көнендә Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Алар арасында авырулар, пенсионерлар, Казанның һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүче күпбалалы гаиләләр дә бар иде. Хәйрия акциясе вакытында аларга азык-төлек җыелмалары тараттылар. Анда тушенка, бал, дөге, токмач, балык консервлары, шоколад, карабодай, хөрмә, чәй, тәм-томнар, консервланган персиклар, борчак, көнбагыш май, кофе, он, шикәр, печенье керде.

Фонд азык-төлек җыелмаларын дин кардәшләребезнең сәдакалары, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәме белән әзерләде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алга таба да дәвам итәчәк.

Бу изге гамәлдә катнашырга теләсәгез, Фондның рәсми сайты аша акча җибәрә аласыз.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге гамәлләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы