Бүген Казанда өч мәйданчыкта татар халык бәйрәме - Сабантуй узды. Мирный бистәсендәге Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар булды.
Җитәкчеләр татар халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган милли хуҗалыкларны карадылар, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, милли спорт ярышларына бәя бирделәр.
Ә кичә Казанда Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында традицион ат чабышлары узды.
Фото - ТР Рәисе матбугат хезмәте.




