Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

23 июнь 2026 ел 18:12
Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

Газиз милләттәшләрем!

Иртәгә - Гашүрә алды көне. Аллаһы Тәгалә бу көндә бик күп пәйгамбәрләргә җиңү биргән һәм дошманнардан коткарып калган. Гашүрә бөтен кешелек дөньясына сабак бирә: пәйгамбәрләрнең иманы нык, тәвәккәллеге көчле булганга, Раббыбыз аларга Үхенең ярдәмен җибәргән. Гашүрә көнен олылау өчен, Рәсүлебезﷺ мөселманнарга ураза тотарга кушкан. 

Ибне Габбастан, аннан һәм аның атасыннан Аллаһ риза булсын, хәбәр ителә: "Рәсүлебез ﷺ Гашүрә көнендә һәм Рамазан аенда ураза тотарга омтылган кебек омтылганын башка бер көндә дә күрмәдем" (Бохари һәм Мөслим). Шуның белән бергә, бу уразаны Гашүрәдән бер көн алдан яки бер көн арттан өстәп тотарга кирәклеге турында да хәдисләр бар. Быел Гашүрә көне уразасы көннәре 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. 

Аллаһ Раббыбыз безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы