Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында Иран кунаклары булды

24 июнь 2026 ел 16:48
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында Иран кунаклары булды

Бүген Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы консулы Мансур Хөссәйни һәм "Green Palm" нәшриятының Россиядәге вәкиле Данеши Йәсин кунак булды. Алар белән Татарстан Мөфтие урынбасары, Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин очрашты.

Очрашу барышында алар хезмәттәшлек турында фикер алышты. Ришат хәзрәт кунакларны “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеге белән таныштырды, Иран нәшрияты рус телендә чыккан әдәбиятын тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар бергә китаплар бастыру, аларны сату һәм “Хозур ТВ” өчен китаплар турында телевизион программалар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу ахырында Ришат хәзрәт кунакларга Россиянең яңа тарихындагы беренче кулъязма Коръәнне бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы