Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты

25 июнь 2026 ел 16:11
Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты

Бүген, Мөхәррам аеның Гашурә көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсендә булды һәм махсус хәрби операция сугышчылары, хастаханә җитәкчелеге, бүлек мөдирләре, табиблар һәм хезмәткәрләр белән очрашты.

Хастаханәдә Камил хәзрәтне 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Сергей Валерьевич Кривошапко каршы алды һәм медицина оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды.

Аннары госпиталь бүлегендә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашу булды. Анда 40 тан артык кеше катнашты.

Очрашу вакытында Мөфти рухи үгет-нәсыйхәтләр бирде, сугышчылар белән сөйләште, аларның тизрәк савыгуын теләде, дога кылды һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Камил хәзрәт дога кылганда Аллаһы Тәгаләдән Ватанны бәла-казалардан, дошманнардан яклауны, аның иминлеген, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны һәм гомумкешелек рухи кыйммәтләрен саклауны сорап мөрәҗәгать итте.

Очрашу азагында Мөфти Камил хәзрәт МХО сугышчыларына күчтәнәчләр тапшырды.

Диния Нәзарәте махсус хәрби операциядә яраланып кайткан һәм госпитальләрдә дәваланган сугышчыларга даими рухи терәк биреп тора. Мисал өчен, Казанның “Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм “Әбүгалисина” мәчете имамы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин яраланган солдатлар янына Казанның хәрби госпиталенә, “Наташа” хосписына һәм Республика клиник хастаханәсенә барып йөри.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы