Татарсанга Ираннан мөнәҗәт башкаручылар килде. Җырчылар квартеты: Әхмәт Атари, Сейед Әхмәт Мириян, Мәҗит Ахангари Сәйед һәм Мөхәммәд Казем Гасеми – Рамазан аеның соңгы көннәрендә Казанның 3 мәчетендә ифтарларда чыгыш ясый. Төркем составында шулай ук Коръән укучы Абдулвахид Джафарзадә бар.
22 июльдә алар "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алдында үз осталыкларын күрсәтте. Анда ТР мөселманнары лидеры игътикяф кыла.
Шулай ук Камил хәзрәтне күрергә һәм артистларның чыгышын карарга, "Тынычлык" мәчетенә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Расул Багернежад Шаян килде.
Намаздан соң, мәчеттәгеләр ифтарга җыелды. Ифтар вакытында җырчылар квартеты мөнәҗәтләр һәм салаватлар башкарды. Чара Коръән уку белән тәмамланды. Соңыннан барысы да бергәләп тәравих намазын укыды.
«Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин




