21 июльдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәген тәкъдир ителде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, җырчы Салават Фәтхетдинов, Казан мэрисе вәкилләре катнашты.
Ислам мәдәният үзәге директоры Алсу Идрисова сүзләренә караганда, Россиядә бу оешмага тиңнәр юк. Илдә ислам үзәкләре булса да, алар тар юнәлештә эш итә. Мисал өчен, Казанның “Иман” үзәге нигездә дини әдәбият нәшер итү белән шөгыльләнә. Мәскәүлеләр белем бирү эшчәнлегендә махсуслаша. Яңа үзәк ислам динен торгызу һәм туган телне саклау буенча эш алып барудан тыш, моның өчен кибет һәм кафелар челтәре ярдәмендә акча да эшли.
Якын арада республика районнарының берсендә шәхси терлекчелек фермасы ачу планлаштыра. Биредә үстерелгән мөгезле эре терлек, сарык, кош ите һ.б. ислам үзәге каршындагы кибет киштәләренә китереләчәк.
Ифтарда Украина качакларына ярдәм итәргә планлаштырулары хакында әйтелде. Казанның әл-Мәрҗани мәчетендә урнашкан үзәктә качакларга ярдәм итү өчен кирәк-яраклар җыя башладылар. Һәркем кием-салым, көнкүреш химия чаралары, урын-җир кирәк-яраклары, дарулар, ашамлыклар һ.б. китерә ала. Моннан тыш, качакларга консультация бирү буенча һәм эшкә урнашырга ярдәм итәргә мөмкин.
«Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин




