Бүген ТР МДНнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре "Сабыйга" акциясенең беренче нәтиҗәләрен ясадылар. "Сабыйга" кысаларында куелган хәйрия тартмаларын карап чыктылар. Бүгенге көнгә 20976,50 сум хәйрия акчасы җыелган.
Чара кысаларында җыелган памперслар һәм бала кирәк-яраклары Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә тапшырылды. Бер өлеше ташлап калдырылган сабыйлар өчен 18 нче шәһәр хастаханәсенә бирелде.




