Рамазан ае җитүне Азнакай мөселманнары зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Бу изге айда башкарылучы барлык хәерле гамәлләргә өстәп, Азнакайда ата-аналар инициативасы белән, мәчеттә балаларны укыту да оештырылды. Бер айга гына Төркия мәмләкәтенең Трабзон шәһәреннән килгән Коръән - хафиз Исмәт Айдын ун-унбишләп балага Коръәнне тәҗвит һәм мәкам белән матур итеп укырга
өйрәтте.
Балалар көн дә Бәкәра сүрәсеннән бер битне тәҗвитләп укырга өйрәнеп килделәр, булган хаталарын Исмәт абыйлары белән бергә төзәттеләр. Шулай ук намазда укылучы кыска сүрәләрне һәм догаларны ятладылар. Беренче көннәрдә балаларга бу укулар бик авыр бирелсә дә, берничә көн үтүгә алар ярыша-ярыша укый башладылар. Укытучылары да бик таләпчән, ләкин гадел булып чыкты: төзәтәсе урында төзәтеп, яхшы өйрәнеп килгән өчен хуплап, һәр баланың күңелен күтәрергә тырышты. Ата-аналар да мондый дәресләр булудан бик канәгать калдылар, интенсив рәвештә укыту бик файдалы булуга тагын бер кат инандык диделәр. Балаларның уку дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды, Рамазан ае беткәч тә Коръәнне өйрәнүне һәм ятлауны дәвам итергә ниятлиләр.




