Россия Ислам институтында Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү курсларына икенче төркем укырга килде. Укулар РИИ проректоры Марат Гыйлманов, ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге баш белгече Айдар Карибуллин, Татарстан буенча баш федераль инспектор ярдәмчесе Рамил Хәсәнов катнашында уздырылган очрашудан башланып китте.
Бу юлы гыйлемнәрен Буа, Азнакай, Лаеш районнары, шулай ук Мордовия, Чувашия, Киров өлкәсе имамнары гыйлемнәрен ныгыта.
Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү үзәге РИИ каршында 2013 елдан эшләп килә. Ун көнлек курсларда дин әһелләренә ислам хокуклары, агымнары, шулай ук татар иҗтимагый һәм дини фикере тарихына кагылышлы дәресләр укытыла. Дәресләрне РИИ мөгаллимнәре һәм дөньяви югары уку йортлары белгечләре, республиканың танылган дин әһелләре алып бара.




