Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслим районындагы мөхтәсибәт эшчәнлеге, дини вәзгыять белән таныша. Мөфти җирлектәге дин әһелләре, мәхәллә халкы һәм район хакимияте башлыгы белән очрашты.
Мөфти район хакимияте башлыгы Рамил Муллин белән очрашуда авыл мәчетләренә кагылышлы проблемалар, мәхәлләдәге дини вәзгыять хакында сөйләште. Районда динне үстерү, мөселманнарны кайгырту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук Камил хәзрәт район җитәкчелеген нәзарәт алып барган эшчәнлек, "Хузур" нәшрият йорты, имамнарга кагылышлы эшләр белән таныштырды.




