Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Чистай шәһәре мөселманнары хатыннары һәм аналары инициатив төркеме республиканың төрле районнарында мөселманнарның хокуклары бозылуы турында мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән эшче төркем төзелде. Эшче төркемне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкли.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт нәзарәттә Чистай районы мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин һәм район имамнары белән очрашып, җирлектәге мөселманнар хакында сөйләште. Иртәгә Камил хәзрәт район башлыгы белән очрашачак.
Ә берсекөнгә, 18 декабрьдә ТР МДН эшче төркеме Чистайда һәм Түбән Камада дәүләт органнары вәкилләре һәм мөселманнар белән очрашулар үткәрәчәк.
Битараф булмаган мөселманнар, комиссиягә ярдәм күрсәтергә теләгәннәр әлеге эшкә кагылышлы документларын ТР МДНнең Хокук яклау үзәгенә (җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов) түбәндәге адрес буенча юллый ала: Казан, Тукай ур., 3нче йорт, 3 нче кат.; e-mail: pzoDumRT@yandex.ru яки телефон: 292-42-08, +7-960-048-07-78.




