2012 елның 11 гыйнварында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең утырышы булып үтте. Үткәрелгән чара бизнес вәкилләрен генә түгел, киң җәмәгатьчелекне дә җәлеп итте. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Радик Гафуров билгеләп үткәнчә, әлеге берләшмә ислам кануннары буенча бизнес алып баручы яисә алып барырга теләкләре булган эшмәкәрләрне берләштерү һәм алар өчен бердәм мәгълүмати мәйданчык барлыкка китерү максатыннан оешкан. Ассоциация эшчәнлеге татарстанлыларны гына түгел, Себер, Мәскәү, Ульян, Самара өлкәләрендә дә зур кызыксыну уятты.
Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең утырышы булып үтте
11 гыйнвар 2012 ел 20:07
Соңгы яңалыклар
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә МХО-дагы сугышчылар, республика Рәисе, өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кылды
26 май 2026 ел 14:28
Корбан бәйрәменә Татарстан сугышчыларына Диния нәзарәтеннән бүләк итеп “Нива” машинасы җибәрелде
26 май 2026 ел 13:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


