23-24 апрельдә Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә якшәмбе курсларының чыгарылышы булып үтте. 23 апрельдә өйлә намазыннан соң мөгаллимнәр белән кичке курсларда укучы шәкертләр саубуллашты. 24 апрельдә көндезге бүлек шәкертләре мәхәллә халкы өчен табын әзерләгән иде. Шәкертләр үзләрен укыткан мөгаллимнәргә файдалы һәм нәтиҗәле сабак биргәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Гыйлем ягыннан гына түгел, күпләр әлеге курсларны үткәндә фикердәшләр, дуслар да табарга өлгергән. Барлык курсларны исәпкә алганда, әлеге курсларда бер атна эчендә 200дән артык шәкерт укып чыккан.
Якшәмбе курсларының чыгарылышлары булып үтте
26 апрель 2012 ел 16:33
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты
25 июнь 2026 ел 16:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



