2012 елның 11 февралендә Югары Ослан муниципаль районының Җәмигъ мәчетендә Мәүлид аена багышланган бәйрәм чарасы үтте. Үткәрелгән чарага мәхәллә халкы, кунаклар һәм район мәчетләренең имамнары җыелган иде. Республиканың көньяк-көнбатыш регионы казые Сөләйман хәзрәт Зарипов Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) тормыш юлы, салаватлар әйтү, догаларның мәгънәләре турында сөйләде. Район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, Мәүлид ае районда ел саен, ТҖ МДН вәкилләре белән берлектә, бәйрәм ителә икән. Бәйрәм чарасыннан соң, барлык кунакларны да өстәл артына чакырдылар.




