1 февральдә Баулы шәһәренең “Гали” мәчетендә районның имам-хатыйблары җыелышы үтте. Чарада җирле үзидара һәм башкарма комитет әгъзалары да катнашты.
2012 елда үтәсе чаралар турында фикер алышу булды һәм түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. 2012 ел – Коръән елы уңаеннан төрле чаралар һәм бәйгеләр оештыру.
2. ҮДО – ТҖ МДНн мәгълүмат белән тәэмин итү өчен, “Татар мәкаме” стилендәге Коръәнне укый белүче мәхәллә кешеләрен барлау.
3. Көньяк-көнчыгыш регион казые Марат хәзрәт Мәрданшин карары буенча, мәчетләрдә финанс оештыру эшләренә ревизия ясау.
4. Мәүлид ае уңаеннан мәҗлесләр, вәгазьләр үткәрү; Пәйгамбәребезгә (сгв) багышлап рефератлар конкурсы оештыру.
5. Балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге ял вакытларында мәчет каршындлагы дини укулар планын бер ай эчендә төзү.
6. Мәчетнең эшчәнлеге турында бер ай эчендә ТРның Юстицияләр министрлыгына исәп-хисап әзерләү.
7. Мәхәллләләрнең теркәү эшчәнлеген көчәйтү һәм яңа формадагы Устав алу.
Шулай ук мәчетләрне газ белән тәэмин итү документларын әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хамидуллин имам-хатыйбларны, барлык төр экстремистик һәм традицион булмаган юнәлешләргә каршы тору максатыннан, бердәм эшчәнлеккә чакырды. Районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, шәһәр һәм авыл халкы өчен дин тотуда, шәригать кануннары буенча яшәү өчен тиешле шартлар тудыру – имамнар өстендә, дип билгеләп үтте




