Гыйнвар аенда Тәтеш районы имам-мөхтәсибе барлык авыл мәчетләрен йөреп чыгарга да өлгергән. Беренче сәбәбе дә җитди – кайбер мәчетләрнең теркәлү үтмәве; икенчесен дә озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк: аерым авылларда имамнар юк.
“Кайбер авылларга имамнар җитеп бетми иде. Имам итеп куярлык укыган кешеләр кирәк, яшьләр кайтырга теләми. Әле күптән түгел Байраш авылына бер имам куйдык, хәзерге көндә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә белем ала, шул ук вакытта имамлык эшенә дә кереште”, дип шатлыгын уртаклашты Тәтеш имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов. Мөхтәсибәт барлык мәсьәләләрне дә, шулай ук авылларны имамлы итүне дә авыл советы һәм район администрациясе белән киңәшеп хәл итүен, ассызыклап үтте ул.




