2011 елның 28 ноябрендә ҮДО – ТҖ МДН, Казан башкарма комитеты муниципаль берәмлеге белән бергәлектә, мөселман яшьләре арасында стритбол буенча шәһәр спартакиадасы үткәрде.
Катнашкан алты команда арасыннан беренче урынга Россия ислам институты лаек дип табылды, икенче урын – “Әниләр”гә, өченче урын “Исламны кабул итүгә 10000 еллык мәдрәсәсе”нә бирелде.
Кызлар командасы арасыннан беренче урын – “Мөхәммәдия-1”гә, икенче урын “Мөхәммәдия -2”гә бирелде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2011 елның 30 ноябрендә ҮДО – ТҖ МДН, Казан башкарма комитеты муниципаль берәмлеге белән бергәлектә, мөселман яшьләренең III спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары үткәрде. Беренче урын – РИИна, икенче урын – “Азимов” мәчетенә, өченче урын – “Мөхәммәдия-1” мәдрәсенә бирелде. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре белән тапшырылды.




