15 октябрь көнне Тукай районы мөхтәсибәтендә районның мәчет каршында дини белем бирүче мөгаллимнәр җыелышы булып узган. Әлеге җыелышта 22 мөгаллимә катнашкан.
Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов сүзләренә караганда, 24 октябрь көнне районда авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән гошер сәдакасы җыю мәсьәләсе күтәрелгән. Администрациядә узган җыелышта предприятиеләр гошерне мөхтәсибәткә тапшырырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленгән. “Тукай мөхтәсибәтендә халыктан да гошер сәдакасы җыю эше дәвам итә. Гошерне Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсенә тапшырабыз”, – дип белдерде Җәүдәт хәзрәт. Тукай районындагы 43 мәхәлләнең унсигезе әлеге эштә актив катнашкан.




