2011 елның 25 октябрендә Кама Тамагы районында мөхтәсибләр җыелышы үтте.
Үткәрелгән чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район хакимияте, 11 районның имам-мөхтәсибләре катнашты.
Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин дин әһелләрен мөхтәсибәтнең эшчәнлеге һәм Җәмигъ мәчете белән таныштырды.
“Булгария” һәлакәте булган җирдә дога кылынды. Шулай ук Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырды. Районнарда бу елда гошер сәдакасын тапшыру, мәчет төзелешләре турында да үзара фикер алыштылар.




