2011 елның 22 октябрендә ТРның Ютазы районы Ютазы авылындагы мәчет каршында башлангыч мәдрәсә ачылу тантанасы үтте. Мәдрәсә кыска вакыт эчендә “Татфтормет” ААҖнең генераль директоры Зыянгиров Илдар Фәритович һәм аның урынбасары Рөстәм Гаязович Асылгәрәев ярдәме белән аякка бастырылган. Шулай ук Ютазы районы мөхтәсибәте дә мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтә.
Мәдрәсә ачылышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Түбән Кама мәдрәсәсе директоры Рафик хәзрәт Исламгалиев, район администрациясе вәкилләре, районның авыл җирлеге җитәкчеләре, чакырылган кунаклар, меценатлар һәм авыл халкы катнашты. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән аның ярдәмчесе Рашид Маликов мәчет төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде һәм истәлекләр бүләкләр белән рәхмәт хатлары тапшырды.




