Габдулла Тукайның 125-еллыгына ТҖМДН тарафыннан игълан ителгән "Таян Аллага" икенче әдәби конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста җиңүчеләрне тәбрик итәргә һәм бүләкләрне тапшырырга Татарстанның мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз үзе килгән иде. Әйтергә кирәк, шушы чарада руханилар һәм язучылар очрашуы дин һәм әдәбият турында зур сөйләшүгә сәбәп булды. Яшь каләмчеләргә киңәшләрне ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рәфкат Кәрами, Гөлзада Бәйрәмова, Фәйрузә Мөслимова һ.б. җиткерделәр. Әдәби ярышка килгән әсәрләрне жюри бәяләде, быел аның составта Фоат Галимуллин, Рамил Хәннанов һәм Фәридә Хәсәнова бар иде. Алар карары нигезендә шигърият номинациясендә "гран-при" бүләге Фәнил Гыйләҗевка, беренче урын - Булат Ибраһимга, икенче - Руфинә Габдрахманова, өченче - Ядкәр Шәраповка бирелде; чәчмә әсәрләрдә беренче урын - Гөлнирә Хөсәенова, икенче - Алмаз Мансуров, өченче - Айдар Шәйхин. Шулай ук ике кызыксындыру бүләге бирелде: Райлә Галиевага һәм Алия Гарәфетдиновага. Конкурска килгән әсәрләрдән җыентык нәшер ителде, ул җыентыкка 29 авторның иҗат җимешләре керде. Чарада ул китап җәмәгатьчелеккә җиткерелде, аны Вәлиулла хәзрәт Якупов тәкъдим итте. Конкурс киләсе елда да дәвам ителсен дигән теләкләр әйтелде.
www.musulman.su




