ТР Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыяте мөселманча фото һәм видео өлкәсендә курс үткәрә.
Әлеге курс 3 көн дәвам итәчәк. 19, 20 һәм 21 октябрь көннәрендә Диния нәзарәтенең конференц-залында фото-видео өлкәсендә чаралар үткәрелә. Курс алдынгы фотограф һәм видеоператорлар белән очрашу, аларның иҗаты белән танышу, сорау-җавап һәм әңгәмә формасында үтәчәк.
Бу чара мөселман яшьләрен актив иҗтимагый тормышка, иҗади эшчәнлеккә чакыру, фото һәм видео аша ислам диненә дәгъвәт мисалларын күрсәтү максаты белән оештырыла.
19 октябрьдә видеоператор Ренат Әмиров һәм аның «Мөслим-видео» төркеме белән очрашу.
20 октябрьдә фотограф Рәмис Нәҗмиевтан мастер-класс.
21 октябрьдә фотограф Саида Шиһапова һәм «NEY» фотостудиясе белән әңгәмә.
Чаралар Диния нәзарәтенең конференц залында үткәрелә. Адресы: Лобачевский ур., 6/27. Керү ирекле. Башлана: 18.00.




