2011 елның 6 октябрендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Мөселман яшьләре берләшмәсе вәкилләре Республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру Үзәгендә донорлыкка кан тапшырып кайттылар. Үткәрелгән чараның максаты донор канына ихтыяҗны каплаудан гыйбарәт иде. Киләчәктә дә мондый төрдәге акцияләр дәвам ителер дип көтелә.




