14 августта Бөгелмә үзәк мәчете каршында “Рамазан ае – Коръән ае” исеме астында ир-атлар арасында III Коръән бәйгесе үтте. Конкурста Татарстанның Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Әлмәт, Зәй районнарыннан гына 50ләп конкурсант катнашты.
Иң яшь конкурсантка нибары 4 кенә яшь булса, иң олысына 81 иде. Шундый яшь үзенчәлекләренә карамастан, мөхтәсибәт тарафыннан 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Судья вазифасын үтәүчеләр:
Ниджати Топаоглу (Коръән-хафиз, Айдын, Төркия),
Марат хәзрәт Мәрданшин (ТР көньяк-көнчыгыш казые),
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе),
Ягъфәр хәзрәт (Коръән укытучысы, «Фәнис» мәдрәсәсе).
Беренче урынга лаек булдылар:
Исламгулов Муса (Бөгелмә),
Әүхәдиев Габдулла (Әлмәт),
Галеев Руслан (Бөгелмә),
Шәмәдхаликов Габделбасыйт (Уруссу),
Эшонов Низаметдин (Лениногорск),
Мингалиев Габдрәшит (Бөгелмә).
Хәбир хәзрәт Ханов




