2011 елның 26 августында Татарстанда беренче тапкыр ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Президент аппараты, Казан шәһәре Администрациясе һәм Мөселман эшмәкәрләр ассоцияциясе белән берлектә, “РАМАЗАН 2011” Беренче Республика ифтарын оештыра. Мәҗлескә 1000нән артык кеше килүе көтелә.
Ифтарга мохтаҗ гаиләләр чакырылган.
Шулай ук чарада сәясәт, җәмгыять һәм дин вәкилләре катнашачак.




