2011 елның 23 июлендә Ульян мөфтияте каршында имамнарның квалификацияләрен үстерү буенча беркөнлек курслар үтте. ТҖ МДНннән Казан шәһәренең “Тынычлык” мәчетенең имам-хатыйбы, нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Самигуллин, ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла зәзрәт Әдгәмов, ТҖ МДНның гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин актуаль мәсьәләләргә багшыланган лекцияләр белән чыгыш ясадылар. Конференциядә 13 районнан 58 мәчетнең имамнары катнашты. Имамнарның квалификацияләрен үстерүгә багышланган әлеге чара икенче тапкыр уза, беренчесе 25 июньдә Кулатка район үзәгендә оештырылган иде.
Ульян мөфтияте каршында имамнарның квалификацияләрен үстерү буенча беркөнлек курслар үттеләр
23 июль 2011 ел 07:08
Соңгы яңалыклар
Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
02 июнь 2026 ел 09:02
Республика балалар клиник хастаханәсендә Мөфти Камил хәзрәт Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чарада катнашты
01 июнь 2026 ел 16:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


