2011 елның 4 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән бергә “Сабыйга” акциясенең нәтиҗәләрен билгеләп үтәчәк.
Акцияне ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән берлектә оештырды һәм ул 1 июньнән 30 июньгә хәтле барды. Теләгән кеше ятим балаларга булышып, аларга бүләкләр: подгузниклар, юеш салфеткалар, төрле уеннар алып килә алды.
Барлык җыелган әйберләр дә 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына тапшырылачак.
Чара Фучика урамы, 73 йорт адресы буенча узачак.




