ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Апас районының Бакырча авылында яшәүчеләр белән очрашты. Нияз хәзрәт авыл халкына динебез хакында вәгазь сөйләде, дини сорауларга җавап бирде. Вәгазь тыңларга җыелганнарга "Иман" нәшрияты чыгарган Ислам нигезләре хакындагы китаплар таратылды.
Очрашуда Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт катнашты.







