Әлеге очрашуда мөхтәрәм дин әһелләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте арасында төрле юнәлештә алып барылган хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Шулай ук дин әһелләре мөселманнар өммәтендәге вәзгыять хакында фикер алыштылар.
Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән таныштырды, якын киләчәккә ниятләнелгән эшләр хакында сөйләде.




